Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию
     

Мөслимем - гүзәл җирем

  Татарстан республикасындагы урнашкан Мөслим районы үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия, дөнья мәдәниятенә үзенең сизелерлек өлешен кертә. Күпъеллык бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияте, гореф-гадәтләре, йолалары булган туган ягыбыз халкы да  дөнья культурасын кабатланмас үрнәкләр белән тулыландыра.

 

   “Мөслимем - гүзәл җирем” проекты укучылар белән түгәрәк эшчәнлеге буларак башлап җибәрелде һәм ул уңышлы гына эшләп килә. Укучылар үзләре кызыксындырган өлкәдәге материалларны эзләп, табып, эшкәртеп, сайтны баета баралар.

 

      Проектның максаты: яшь буынны тәрбияләүдә гаять әһәмияткә ия булган гореф-гадәтләрне, традицияләрне торгызу – яңарту, саклау һәм яшь буынга җиткерү; милли  мәгариф һәм тәрбия буенча балаларга эзләнергә юнәлеш бирү.

 

     Балаларга туган ягым тарихын, культурасын, милли сәнгатен өйрәтү, матурлыкны тою, илебез өчен гомерләрен биргән герой шәхесләр, талантлы һәм мактауга лаек кешеләрне таныту,игътибарлы булу хисе тәрбияләү, аларның иҗади эшчәнлекләрен киң җәелдерергә булышу – безнең төп бурычыбыз.

 

   “Мөслимем - гүзәл җирем” сайты тарих укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, Мөслим тарихы белән кызыксынучылар, күп белергә омтылучы укучылар һәм аларның кайгыртучан әти-әниләре өчен төзелгән проект.

 

    Сайтның уңышлары:

  1. VI Халыкара  “Белем җәүһәрләре - 2015” интернет-проектлар бәйгесе, дипломант
  2. VII Халыкара  “Белем җәүһәрләре - 2016” интернет-проектлар бәйгесе, дипломант

 

  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.