Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию
.
          Метрәй авылы. ... Талгын гына искән җилдә шаулап утырган калын урман булган. Анда бик күп җәнлекләр яшәгән, төрле-төрле җиләк- җимешләр үскән.  Менә шундый бай да, матур да табигать арасында бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүче кешеләр төркеме яшәгән. Аларның яшәгән урыннары Бәләкәй Чакмак, Нарат Асты, Иске Авыл тирәләрендә казып тикшерелгән.
           Шул төркемнәрнең берсе безнең авыл тирәләрендә дә яшәгәндер. Алабуга галиме Арсланов фикере буенча, бу якларда “Метрәй” исеменә охшаш исемле кабилә көн күргән. Алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөргәннәр. Метрәй исемле авылларның Чистай, Бөгелмә, Баулы һәм Уфа тирәләрендә дә булуы шул хәл белән бәйле булырга мөмкин.
        Бу фикерне дәвам итеп, авылның иң өлкән кешесе (хәзер мәрхүмә) Фәрхенур әби Иске Авылга таба тау буйлап барганда, “Изгеләр зираты” дигән җирнең булуын, ә анда күмелгән кешеләрнең буе 3 аршынга кадәр җитүен әйтә. Бу тирәләрдә табылган сөякләр чынлап та монда күмелгән кешеләрнең бик эре гәүдәле булулары турында сөйли. Авылда башка авыллардагы кебек көчле пожарлар булмавын да шушы изгеләр зияраты белән бәйләп аңлаталар.
         Авылга нигез салынуга патша хөкүмәтенең металлургия промышленностен үстерүгә игътибарын арттырган чорга туры килүе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Чөнки 1751 елда Ирәхте волостенда, шул ук вакытта Ольгинода бакыр кою заводы корылып беткәч, анда эшләү өчен крепостной крестьяннар сатып алына, шулай ук байтак сандагы татарлар һәм башка милләт кешеләре, аерым алганда Казан өязенең Арча даругасы авылларыннан татар керәшеннәре дә үз ирекләре белән эшкә ялланалар.
         Авылның барлыкка килүе шушы елларга туры килүе турында фикерләр бар.Чөнки авыл зияратындагы кабер ташларындагы язулар шул чорларны күрсәтә. Мәсәлән, авылның иң зур мулласы булган Сигазетдин мулланың каберенә куелган ташка аның 1790 елны туган булуы язылган.
       Авылның исеменә кагылышлы фикерләр дә берничә. Шуларның берничәсенә кагылып үтик.
       Авылның иң хөрмәткә лаек кешесе булып, Метрәйдә туып, 93 ел гомер иткән, бик күп тарихи вакыйгалар булып үткән чорларның тере шаһиты булган Нәҗмиев Салах бабай сөйләгәннәрдән: “Патша хезмәтен тутырып, яхшы хезмәте өчен үзенә җир алырга рөхсәт ителү турында грамотасын куенына тыгып, Солтан исемле егет юлга чыккан. Ул озак килеп арган. Бер чишмә янына туктап учак яккан, чәй кайнаткан. Бу урын аның күңеленә бик ошаган һәм ул, озак уйлап тормыйча, монда төпләнеп калган. Ләкин, Солтанга берүзе озак яшәргә туры килми. Бу якларның байлыгы, матурлыгы турында ишеткән Сәмәкәй авылыннан Исхаков Сәйфетдин дигән кеше 5 ир баласын ияртеп, Солтан янына күчеп килә. Авылга нигез салынган дип уйланылган урын хәзерге Солтанай- каран чокыры һәм чишмәсе дип йөртелә.
         Ә авылга исем соңрак, күрше авылда бакыр чыгарыла һәм кайнатыла башлагач, бакыр заводы хуҗасы Ольга Хвощинскаяның улы Дмитрий хөрмәтенә бирелә. Тик халык әйтергә гадиләштереп, Дмитрий сүзен Метрәй дип үзгәртә (ә күрше авыл “Ольгино” дип үзгәртелә).
        Икенче версия белән икенче версия арасында охшашлык бар. Тик бу версия буенча авылга бер генә түгел, ә 5 гаилә күчеп килә. Татарларның берсе- Имәнәйгә, икенчесе- Әгъбәз тавына, өченчесе- Кукайга, дүртенчесе- зиярат артына землянка казып урнашалар. Ә рус кешесе Степан хәзерге Нәзир абыйлар урынын сайлый. Авылга исем сайлаганда алар уртак фикергә киләләр: кемнең дә булса ир баласы туса, шул баланың исемен куярга. Степанның ир баласы туа, ә аңа Дмитрий дип исем бирәләр. Шулай итеп авылга исем дә бирелә.
       19 гасырның икенче яртысында Метрәйдә 89 ихатада 509 кеше яши. 2 мәчет, училище (мәдрәсә), су тегермәне була.
        Метрәй авылы халкы үз төбәген, аның гүзәл табигатен, эш сөючән кешеләрен чиксез ярата, күренекле шәхесләре белән горурлана. Бу җирдә безнең борынгы ата-бабаларыбыз гомер кичергәннәр, хезмәт куйганнар. Мөслим районы, аның тарихы, авылларының тарихы турында Ә.Ә.Әхмәтгалиев тарафыннан “Мөслим төбәге” (2003) китабы бастырылды. Метрәй авылы, аның тирәсендәге авыллар тарихы, кыскача гына бу китапта бастырылды.
   
Татарстан Республикасы Мөслим районы Метрәй авылының ономастикасы
  Ономастика фәне тел белемендә үзенчәлекле урын тота. Ул ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Ономастика тармагы табигать фәннәре һәм иҗтимагый фәннәр белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Мәсәлән, география, зоология, тарих, археология, этнография һәм башкалар белән.
Апеллятив лексикадан ясалган атамалар.
     Апеллятив лексикадан (уртаклык исемнәреннән) ясалган атамалар үзләре берничә лексик-семантик төркемгә бүленеп каралалар:
1) җирле географик терминнардан ясалган атамалар;
2) фитонимик терминнардан ясалган атамалар;
3) зоологик терминнарадна ясалаган атамалар;
4) халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйле атамалар.
Алга таба һәр төркемгә тирәнтен тукталып үтәрбез.
Җирле географик терминнардан ясалган атамалар
Авыл янындагы тауларның, калкулык һәм үрләрнең исемнәре:
Йөрәкле тау- бу тау турында легенда йөри. Әлеге тау башындагы каенлык сугышның авыр елларында ирләрен сугышка озаткан хатыннарның яраткан урыны булган. Аларның сугышларын, кеше күрмәсен өчен качып түккән күз яшьләрен тау күтәрә алмаган, җимерелгән һәм тау, барлык авырлыкларга түзгән, ялгыз хатыннарның йөрәкләре формасына кергән. Ә тау бите буйлап агып чыккан көмеш кебек су- хатыннарның күз яшьләре икән”, - диелә легендада.
 Имәнәй тавы - Метрәй авылының иң биек ноктасы. Әлеге тауның исеме- бу тауда кайчандыр шаулап утырган имән урманнары булудан килеп чыккан.
Тирән чокыр- авылдан көнчыгышта, Кукай чокырыннан соң урнашкан чокыр атамасы. Чокырның исеме- аның төбенең бик нык тирән булуы белән аңлатыла. 
Марҗа яланы- Метрәй һәм Ольгино авыллары арасындагы печәнлек урыны.
Фитонимик терминнардан ясалган атамалар
        Һәрбер авылда теге яки бу үсемлек, куаклык, яисә агачның күп булып үсүенә бәйле рәвештә төрле атамалар барлыкка килгән. Бу төр атамаларның нигезендә каен, имән, нарат, усак, чия, миләш, шомырт кебек сүзләр ята. 
Имәнлек- атамасы, Имәнәй тавының өске өлешендә үсеп утырган имән агачлары булу белән бәйле.
Зоологик терминнардан ясалган атамалар
Торна тавы- Метрәй авылындагы тау исеме. Туган якларыннан китүче торналарның соңгы тапкыр бергә җыелып, туган яклары белән саубуллашу урыны булган.
Халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйле атамалар
Әлеге төркем атамалары, үзләрендә татар халкының рухи һәм матди тормышы турында мәгълүмат туплый. 
    Татарлар урнашып яши башлаган урамнар “Типтәр очы” дип аталып йөртелә башлый. Ә Степан урнашкан тирәләргә башкорт ягыннан килеп йөрүче сәүдәгәрләр урнаша. Бу тирәләр “Башкорт очы” дип атала башлый. Тәмәке тыкрыгы- монда яшәүче Миргаләү исемле бер кеше бакчасында тәмәке үстерә торган булган, шуңа тыкрыкка әлеге исем бирелгән.
Ялгызлык исемнәреннән ямалган атамалар
    Без, Метрәй төбәгендәге шактый бай топонимик материалны анализлаудан чыгып, ялгызлык исемнәреннән ясалган атамаларның түбәндәге өч төркемен күрсәтә алабыз:
1) антропонимнардан ясалган атамалар;
2) гидронимик терминнардан ясалган атамалар;
3) этнонимнардан ясалган атамалар.
Антропонимнардан ясалган атамалар
Татар топонимиясе һәм татар антропонимиясе стратиграфик катламнарын ачу һәм һәрберсен тарихи-лингвистик яссылыкта җентекләп  өйрәнү татар тел белеме фәненең ономастика тармагы алдында торган бурычларның гаять мөһиме һәм актуале булып санала. 
     Республикабыздагы һәрбер районда кеше исемнәренә, кушаматларына яки фамилияләренә (антропонимнарга) нигезләнеп ясалган торак пункт атамалары (антропоойконимнар) бик күп. Һәрбер телдә кешегә эндәшә, мөрәҗәгать итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар.
Анторпоним термины (грекча антропос- “кеше” һәм онома- “исем” сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия һәм кушамат төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдәге конкрет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә. Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү катагорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чыгышын, төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш- үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропономика дигән бүлеге өйрәнә. Боларда халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы эзлекле чагыла. 
Шәйдулла күле- күл янында яшәүче Шәйдулла карт исеменә бирелә. Әлеге күл авылга иң якын урнашкан күл була. Аның камышыннан юкә салып чабаталар үргәннәр, мунчалалар ясаганнар. 
Миргаләү чишмәсе- Мөшәрәфә әби белән Миргаләү карт әлеге чишмәне язын- көзен яфраклардан себереп, тазартып торганнар. Кышкы вакытларда авыл халкы бу чишмәгә су алырга килгәннәр.
Гидронимик терминнардан ясалган атамалар
    Борынгылар җир өслеген ике өлешкә генә аерып, коры җир һәм су дип кенә караган. Җәмгыять үсеше алга барган саен, су чыганакларын аерып карауга ихтыяҗ арта барган. Бу түбәндәге мисалларда да ачык күренә.
Иштирәк елгасы- Метрәй авылын ике өлешкәбүлеп агучы елга, Ык елгасының уң кушылдыгы. Иштирәк елгасы Ольгино буасыннан башланып, күп кенә чишмәләр белән туенып ага. Русча исеме – Казанчинка.
Салкын чишмә- Иштирәк елгасына кушылучы, Метрәй авылына агып төшүче чишмә.
Солтанай- каран чишмәсе- Солтан карт исеменә бирелгән чишмә.Әлеге кеше шушы тирәлектә көн күргән булган. 
Шифа чишмәсе- Метрәй авылы янында агучы чишмә. Элек-электән шифалы суы белән дан тоткан. Кешеләр, әлеге чишмәгә килеп, аның сулары белән юынып, сихәтләнеп кайтып китә торган булганнар. 
   Авылда тарихта истә калырлык кое исемнәре юк. Коелар, гомумән, бүгенге        көнгә кадәр сакланып калмаганнар.
Этнонимнардан ясалган атамалар
Этноним (“этнос” – халык һәм “ном”- исем) – ыруның, кабиләнең, халыкның, милләтнең исеме. Этногенез сүзе исә ике мәгънәдә кулланыла: халыкның яралау, килеп чыгышы тарихын да, аны өйрәнүче фәнне дә этногенез диләр.
Урыс чокыры - авылда көнчыгышта урнашкан таулар тезмәсен дәвам итүче чокырларның берсе. Бер яры Ольгино авылы җирлегенә керсә, икенчесе Метрәй авылы өлеше булвп санала.
Марҗа яланы -  Метрәй һәм Ольгино авыллары арасындагы печәнлек урыны.     
       Атамалар халкыбызның борынгыдан кулланылган телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, йола-кануннарын өйрәнү өчен кыйммәтле мәгълүмат булып хезмәт итәләр.
  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.