Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию

   x_a2e5c160.jpg?1422512462Мөслим авылының барлыкка килүе турындагы риваятьләргә караганда башта бу якларга җиде кеше: Мөслим, Мөэмин, Авзал, Әхмәт, Сәет,Булат һәм Якуп исемле кешеләр килеп, Ык һәм Мәллә елга буйларының табигатен бик охшатып биредә торып калалар.
   Шулардан Мөслим исемлесе Ык елгасының уң ягындагы Вәрәш елгасы буындагы булачак Вәрәш авылы урынында туктала. Озакламый ул иркенрәк өәм уңдырышлы җир эзләп, елганың сул ягына чыгып, үзенә йорт сала. Аның янына башка кешеләр дә килеп урнашалар. Авылның исемен дә беренче килеп урнашкан кешенең исеме белән Мөслим дип атыйлар. Бу гаҗәп түгел, гадәттә авыллар исемен авылга беренче нигез салган кеше, яисә аның кушаматы, я шул тирәдәге табигатькә мөнәсәбәтле исемнәр белән атаганнар.
   Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы үзәк статистика комитетының 1896 елда халык яши торган урыннар турындагы мәгълүматларында авылның исеме Мөслим (Вәрәш) дип теркәлгән. Димәк, ул башта шулай дип йөртелгән. Моннан Мөслим бабаның иң беренче булып хәзерге Иске Вәрәш авылыннан чыгып, Мөслим авылын нигезләве дөреслеккә туры килә. (Мөслим – гарәп сүзе. Итагатьле, әдәпле, тәрбияле, буйсынучан дигән мәгънәдә).
    Кем соң ул Мөслим, кайсы нәселдән һәм ул кайсы төбәкләрдән бирегә килеп урнашкан?
  Әлеге сорауларга җавап эзләгәндә безгә килеп ирешкән ышанычлы тарихи чыганаклардан берсе булган нәсел шәҗәрәләрен файдаланырга була.
   Кара бик шәҗәрәсе татар халкының тарихында гаять зур кыйммәткә ия булган документ. Аның төрле төбәкләрдә бик күп вариантлары табылган. Бу нәсел кешеләре Сакмар, Агыйдел һәм аның кушылдыклары, Нократ, Идел – Урал төбәкләрендәге киң мәйданнарда яшиләр һәм күченеп таралалар. Идел буйларына алар  XV һәм XVI гасырның беренче яртыларында килеп чыкканнар.
   Вәзгыятьнең катлаулы чорларында алар күпләп Агыйдел, Ык, Мәллә елгаларының түбән агымнарына килеп урнашканнар, бик күп авылларга нигез салганнар. Кара Бик шәҗәрәсенең унбишенче буынында Мөслим бине Котлы булуы теркәлгән.
   “Кара бик токымнары хәзерге Мамадыш, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Минзәлә төбәкләрендәге авылларны нигезләгәннәр”, - дип яза танылган галим, тарихчы Марсель Әхмәтҗанов. ( М. Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел).
  Авылның кайчан барлыкка килүе турында әлегә төгәл мәгълүматлар табылганы юк. 1763 елның ноябрендә Уфа өязе Казан юлы старшинасы Мөэмин Мөслимовның Уфа провинциаль кәнсәләренә юллаган рапортында (документ фотосы 15 биттәге рәсем) Мөслим авылында 1747 һәм 1763 елларда үткәрелгән ревизия вакытында исәпкә алынган ир-атлар, ясаклы татарлар исемлеге китерелгән. Исемлекнең башында 78 яшьлек Мөслим Мусин фамилиясе тора. Аның улы старшина Мөэмингә I I ревизия вакытында – 47, I I I ревизиядә 63 яшь дип күрсәтелгән. 1747 елда авылда барлыгы 43 ир-ат теркәлгән. Ике ревизия арасында 17 кеше, шул исәптән Мөслим карт та үлгән, нибары 13 кеше туган. Мөслим картның улы Мөэминнең Ялуш (12 яшь), Габдерәшит (34 яшь), Габдрахман (32 яшь) исемле уллары, ә Габдерәшитнең Габделҗәләл, Габделкәрим исемле уллары булуы мәгълүм. Бу документка, исемлеккә язылмаган староста Биккол Рысов “+” билгесе рәвешендә үзләренең тамгаларын салганнар.
 Тарихчы һәм язучы Җәмит Рәхимов 1992 елда “Татарстан хәбәрләре2 газетасында: “Уфа провинциясенең Казан юлы Минзәлә волостенда I ревизия 1722 елда үткәрелгән. Җәмгысы 2220 җан ир-ат җенесе теркәлгән фолиантның (зур форматтагы күләмле китап) ахырында китерелгән “ Табель”дә барысы 42 авыл исәпкә аланган. Мин аларны бик җентекләп, хәтта фәнни хезмәткәрләр ярдәме белән карап чыктым. Анда Ык буендагы Мөслим, Актаныш, Кырым-Сарай кебек авыллар телгә алынган”, - дип язып чыкты.
    “Минзәлә өязе Генераль аерымлану планына экономик искәртмәләр” дигән документта Мөслим авылы Ирәхтә волостендә Ык елгасының сул ягында Абдулбин Тюбянсян аймагында дип күрсәтелгән. Югарыда без Ык буендагы ирәхтәлеләрнең түбәсе (аймагы) Абдулбин түбәсе дип аталган дигән идек. Ә бу документка Тюбянсян дигән исем дә теркәлгән. Билгеле булганча урыс чиновниклары бервакытта да татар исемнәрен дөрес итеп язмаганнар. Нәтиҗәдә беркем дә аңламаслык исемнәр барлыкка килә. Әлеге атаманы дөресләп татарча Түбән Сон дип укырга кирәктер. Әгәр шулай булса, бирегә Кара бик нәселеннән булган Мөслим баба Мамадыш төбәгендәге Түбән Сон авылыннан килгән дип фаразларга нигез бар. Районыбыздагы Катмыш авылын да Мамадыш төбәгендәге Катмыш авылы кешеләре нигезләве билгеле. Пугачев восстаниясе чорында тарихи документларда Иске Вәрәш авылы Яки исеме белән дә күрсәтелгән(Вәрәш исеме янына җәяләр эчендә Яки дип язылган). Мамадыш районында хәзер дә Яке (Югары Яке, Түбән Яке) исемле татар авыллары бар. Димәк, әлеге кешеләр безнең якларга күпләп килеп урнашканнар. Ә Мөслим авылының барлыкка килүе XVIII гасыр башында, ягъни 1722 елга, I ревизиягә кадәр дип нәтиҗә ясарга кирәктер.
  I I I ревизия материалларында 1763 елның 17 ноябрендә Мөслим авылында барлыгы 39 ир-ат яшәгәнлеге күрсәтелә.
    “Минзәлә өязе Генералҗ аерымлану планына искәрмәләр”ендә XIX гасыр башында Мөслим авылында 37 хуҗалыкта типтәрләр – 101 ир-ат, 81 хатын-кыз; ясаклы татарлар 30 хуҗалыкта – 33 ир-ат, 30 хатын-кыз; 2 хуҗалыкта татарлар, аларда 5 ир-ат, 4 хатын-кыз яшәгәнлекләре теркәлгән.
    Анда Ирәхтә волосте типтәрләре үзләре хисабына 2 меңлек атлы полк тоталар. Ясаклы татарлар казна хисабына икмәк җитештерү, җәнлек аулау һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр, ә хатын-кызлар кыр эшләреннән бушаган арада кул эшләре белән – җитеннән киндер басу, сүс һәм йоннан җеп эрләү, үзләренә һәм базарларда сату өчен тукымалар туку белән шөгыльләнәләр дип күрсәтелгән. Ир затыннан булган крестьяннарның күбесе патша армиясендә хезмәт иткәннәр. Авылдагы йортлар хисабыннан хезмәткә алынучыларның саны җиткерелгән. Байлар үз балаларын гади хезмәткә җибәрмичә хәрби уку йортларына җибәрү чарасын күргәннәр яки йолым түләп, солдат хезмәтеннән азат иткәннәр. Ярлы гаиләләрдән эшче көчләрнең солдатка алынуы аларның матди хәлен тагын да начарайтканнар. Хезмәт итү срогы 25 ел булган. Мөслимнән Мөхәммәттлатыйп Латыйпов, мәсәлән, 25 ел хезмәт итеп кайта. Ул турылыклы хезмәте өчен берничә “Георгий тәресе” ордены белән бүләкләнгән. Халыкта аны “Латыйп солдат” дип йөрткәннәр.
    Бабайларыбыз авылга урынны сайлый белүләренә ничек сокланмыйсың! Янәшәдә генә ашкынып мул һәм саф сулы Ык елгасы ага. Елга аръягында җиләк-җимешкә, киек-җәнлеккә бай әрәмәләр, билгә җитәрлек печәнле тугайлыклар... Каршыдагы таудан кыйблага карап агып чыккан шифалы чишмәләре генә дә ни тора!
    Әнә шул табигатьнеҗ гүзәл почмагы булган Ык буе күпләрне үзләренә тарткан, тиз арада авыл нык кына  зурайган. Башта авыл Ык буйлап сузылган бер генә урамлы булган. Ә инде “Россия империясе торак пунктлары исемлеге”ндә 1870 елда авылда 176 хуҗалык булып, анда 532 ир-ат, 552 хатын-кыз, шулардан этник составы буенча 202 татар, 882 типтәр яшәгән. Бу вакытта мәчет, училище, су тегермәне  булуы теркәлгән.
    Ә XIX гасыр азагында, ягъни 1896 елдагы халык саны алу нәтиҗәләре буенча Мөслим авылы, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Ирәхтә волосте, II стан, тугызынчы земство начальнигы участогында күрсәтелгән. Авылның исеме Мөслим (Вәрәш) дип йөртелгән. Авыл Мөслим җәмәгатьчелегенә бирелгән урында, Ык елгасы агымы буенча сул якка урнашкан. 303 хуҗалык булып аларда 811 ир-ат, 866 хатын-кыз – барлыгы 1677 кеше исәпләнгән. Агачтан төзелгән ике җәмигъ мәчете, мәдрәсә җәмәгатьчелек карамагында бер икмәк кибете эшләгән. Һәр атнада базар, аның мәйданында 12 лавка, шулардан башка тагын ике даими эшләүче лавкалар булган. Әлеге документка 1896 елның 29 мартында Ирәхтә волосте старшинасы Садыйков кул куйган.
    XVIII гасыр башында Ташлыяр авылына Байлар Сабасы авылыннан килгән бер төркем кешеләр нигез салган. Архив документларыннан билгеле булганча алар Гамир, Мусин, Хәйбулла Ишморатов, Габсаттар Эхмеров, Арыслангәрәй, Мөхәммәтрәхимов дигән кешеләр булганнар. 1835 елда шул ук авылдан бирегә мануфактуралары янып, шактый зыян күргән хәлле генә Абалаков фамилияле кешеләр килеп урнашалар. Патша каршында аерым хезмәтләре өчен 1861 елгы реформадан соң авылдагы Абалаков фамилияле 27 кешегә генә җир участоклары бирелә. Ташлыяр авылының югары очын “Абалаковлар очы” дип йөртелүен әле дә хәтерләүчеләр бар
  Төбәктә рус авыллары тарихы XVIII гасырдан башлана. XVIII гасырда һәм XIX гасырның беренче яртысында Рәсәйнең үзәк өлешеннән, Идел буе өлкәләреннән бу якларга урыс милләтеннән булган халыкларның күченеп килүе башлана. Аеруча Мәскәү, Воронеж, Орлов, Курск, Самара, Сембер, Казан губерналарыннан крестьяннарны күпләп дворян һәм хөкүмәткә йогынтылы урыннан биләүче югары катлам кешеләре биләмәләренә күчереп утырталар. Әйтик, Михайловка (рәсми документларда Михайловка, Рус Ташлыяры, Горчаковка дип тә йөртелгән) авылын 1852 елда ул чакта Рәсәй тышкы эшләр министры А. М. Горчаков биләмәләрендә Орлов һәм Курск губерналарыннан китерелгән крестьяннар нигезләгәннәр. Хәзерге Ташлыяр һәм Атлас авылы янындагы урманны да халыкта “Горчаковка” дип йөртәләр.
    XVIII гасыр башларында Рәсәйдә металлургия сәнәгате үсүе белән бәйле рәвештә Ык буенда бакыр рудниклары төзелгәч, 1751 елда заводта эшләү өчен крепостной крестьяннар сатып алына. Аларның күпчелеге Галич өязеннән китерелә. Казан провинциясенең Арча юлы авылларыннан татар керәшеннәре үз ирекләре белән эшкә ялланганнар. Алар Иштирәк елгасы буеда авыл булып урнашалар. Завод үзе дә Иштирәк заводы дип йөртелгән. Завод хуҗасы Иноземцевлардан соң 1853 елгы мәгълүматлар буенча ул җирләрнең хуҗасы подполковник хатыны Ольга Ивановна Берг икәнен беләбез. Авыл да аның исеме белән Ольгино дип йөртелә башлый. Әмма рәсми документларда аның элеккеге исемнәре (Иштирәк, Иәтирәк заводы) күрсәтелә.
   Тарихта Акай Кучумов җитәкчелегендәге крестьяннар чуалышы билгеле. 1735-1740 елларда булган бу чуалыш безнең төбәк халкын да үз йогынтысына чолгап алган.
   Акай Кучумов бу тирәдә бик эре җир биләүче феодал булган. Ык елгасының ике ягында да Нагайбәктән алып (Башкортстан) Мөслимгә кадәр Акай Кучумов биләмәләренең бер өлешендәге киң болыннарда аның меңнәрчә баш ат, сарык көтүләре йөртелгән.
   1736 елда патша хөкүмәте бу биләмәләрдә Ногайбәк ныгытмасын төзи. Ә инде Оренбург каласын төзү өчен И. А. Кирилов җитәкчелегендәге экспедиция отряды килгәч, башкорт җир биләүчеләренең түземлеге бетә. Патша хөкүмәтеннән башкорт биләмәләрендә мондый төзелешләрне туктатуны таләп итеп Акай җитәкчелегендә крестьяннар фәтнәсе күтәрелә. Баш күтәрүчеләр үзләренең хәрәкәтенә кушылмаган рус, татар, өлешчә башкорт авылларын рәхимсез талаганнар, туздырганнар, яндырганнар. Ике мәртәбә Минзәләгә зур һөҗүм оештырганнар. Бу сугыш ике як өчен дә бик зур югалтуларга китергән. Фетнә 1740 елда бастырыла. Фетнәнең сәбәпләрен ачыклау өчен 1737 елда Минзәлә шәһәрендә Оренбург төбәге хәрби командующие генерал-лейтенант Л. Я. Соймонов җитәкчелегендә “башкорт комиссиясе” төзелә Аның төп оештыручы һәм җитәкчеләрен әсир итеп алып, Минзәләгә китерәләр һәм соңыннан Уфада җәзалап үтерәләр. Патша хөкүмәте бу фетнәгә кушылмаган авыл крестьяннарына кайбер өстенлекләр бирә. Бу уңайдан Яңа Усы авылы тарихын мисал итеп китерергә мөмкин. Галимнәр бу яклардагы керәшен халкының формалашуында Казан ягыннан күчерелгән керәшен татарлары, нугайлар һәм башка халыклар катнашканлыгы турында белдерәләр.
   Уфа губернасы бәләбәй өязендәге керәшен татарлары (нагайбәкләр) турында 1730 еллардагы Акай чуалышларына бәйле рәвештә искә алына башлый. 1736 елга кадәр алар казнага ясак, ә җирдән файдаланган өчен оброк түләп киләләр. Ләин башкорт восстаниесендә катнашмаган өчен ясактан азат ителәләр, башкортлардан арендага алып торган җирләре үзләренә беркетелә һәм барысы да казак сословиясенә күчерелә. Алар Минзәлә, Уфа шәһәрләре арасындагы чик сызыклары буйлап казак хезмәтен үти башлыйлар.
  Патша хөкүмәте үзәктән ерактагы төбәкләрдә үзенең хакимлеген ныгыту һәм кирәк булганда гади халыкны тынычландыру, тәтрипкә китерү өчен үзенә ышанычлы казаклардан файдаланган. Яңа Усы авылының тарихында әнә шундый казаклар булуы билгеле. Тирә-ягы катнаш һәм куе нарат урманнары булган Яңа Усы авылындагы казаклар урындагы чиновниклар, комсыз алпавытлар, эре җир биләүчеләрнең рәхимсез изүләренә әледән-әле ризасызлык белдереп торучы крестьяннар чуалышларын бастыру өчен резерв булып торган.
   Ногайбәк ныгытмасы шул вакыттан алып казак сословиясенә күчерелгән керәшеннәр белән идарә итә башлый. 1780 елдан башлап бу нагытма янындагы җирләр Бәләбәй өязенә карыйлар. Андагы керәшен авылларында, шул исәптән Яңа Усы авылында, Нагайбәк казакларыннан тыш яңа чукындырылган типтәрләр, иске керәшеннәр һәм ясаклы татарлар яшәгәннәр. Аларга мул итеп чәчүлек җирләре, урманнар бирелгән, хөкүмәтнең башка өстенлекләреннән, әйтик налоглар түләүдә ташламалардан файдаланганнар, дини, милли изү азрак булган. Өлкәннәр сөйләве буенча, чукындырылган татарлардан беренче килеп утыручылар Казан ягыннан Назар карт, Ягүр (Егор), Тәүкил (Тәүкиевләр), Таз, Кондрат исемле кешеләр булганнар. Бу нәсел кешеләренең, аеруча Тазов, Кондратьевларның хәзерге вакытта Усыда күпләп яшәүләре билгеле. Уфа, Бәләбәй өязләрендәге керәшеннәрне бар яктан да рус казакларына тиңләү Оренбург губернасы төзелү белән башланып китә. Русиянең бу административ үзәген төзү һәм үзләштерү эшендә рус казакларына зур өметләр баглана. 1800 елдан башлап бирегә үзәк губерналардан күпләп казак полклары күчерелә, яңа ныгытмалар, бистәләр үсеп чыга. 1840 елда Оренбург казачествосына яңа җирләр бүлеп бирелә. Шул уңай белән безнең төбәктәге керәшен казаклары да ул якларга күчереләләр. Яңа җирләргә күчерелгән вакытта Яңа Усы авылыннан бер генә казак (Нагайбәк) гаиләсе дә калдырылмый. Аларның җирләре Казан ягыннан күчерелгән керәшен татарларына һәм русларга бүлеп бирелә. Безгә билгесез сәбәпләр аркасында 1905 елда алар Яңа Усы авылына кабат әйләнеп кайталар һәм озак та тормый бөтенләйгә авылны ташлап китәләр. XIX гасыр башында авыл күпмилләтле була. Биредә руслар, керәшен татарлары, марилар яшиләр. Шулай да күпчелек халкын керәшен татарлары тәшкил итә.

Мөслим тарихы
 
  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.