Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию
 КАШШАФ КОРМАШЕВ (1891-1947)
ӘХСӘНШӘЕХ  КОРМАШИ

  Шагыйрь һәм педагог Кашшаф Зариф улы Кормашев хәзерге Татарстанның Мөслим районы табигатенең гүзәл почмагында — Нарат асты авылында 1891 нче елда туган, 1910 елга кадәр төрле мәдрәсәләрдә укыган. 1911 нче елдан Минзәлә мәдрәсәсендә татар теле укытучысы булып эшли башлаган. Төрле елларда Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм хәзерге Тукай районнарының Югары Тәкермән, Малтабар, Түбән Табын, Мөслим, Ташлыяр, Иске Дөреш, Яңа Саклау, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авылларында балалар укыта. Тәкермән авылыннан килеп, 1928—1929 нчы уку елында Ташлыяр мәктәбендә укытканы мәгълүм. Мөэминев Зариф Латыйп улы (1893 – 1966). Теләнче (Октябрь). Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. 1939 – 1941 нче елларда  Казандагы татар теле һәм әдәбияты  фәнни – тикшеренү институтына 50 дән артык  халык әкияте текстлары җибәрә. Бик күп мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә укыта. Мәктәпләр төзетә. Гомумән алганда, авылда 17 ел укытучы булып эшли. Исеме татар энциклопедиясенә кертелгән.
   Соңгы ике елда мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминовның биографиясен, иҗат мирасын барлау, һәм аны әдәби эшкәртү белән шөгыльләндем. Бүген бу эшнең беренче этабы тәмам, кулъязманы аерым китап итеп бастырып чыгару эшенә керешергә була. Китапны, автор үзе искәрткәнчә, «Маҗара» дип атадым һәм, чыннан да, әгәр китапка дөнья күрү насыйп булса, үзе бер могҗиза, искиткеч маҗара, гаҗәеп хәл.                   

                                                       ХАРРАС ӘЮП
 
     Әюпов Харрас Гыйльмегали улы (1946 – 2008). Түреш. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт юлын Мөслим район газетасы “Авыл утлары” нда башлап җибәрә. 1972 – 1983  – “Татарстан яшьләре” газетасы. 1983 нче елдан башлап хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам иттерә: матур әдәбият редакциясе редакторы, редакция мөдире, 1994 нче елдан нәшриятның баш мөхәррире. Шагыйрь бигрәк тә поэма жанрында уңышлы эшли. Күп кенә лирик шигырьләре көйгә салынган. Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.Аның истәлегенә Күбәк урта мәктәбендә 2014 нче елда элмә такта куелды.

                                                 ЗӨЛФӘТ

 

  Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) (1947). Яңа Сәет. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый. Укыган вакытта ук “Чаян” журналы редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый. Ул – “Мәкерле песи” исемле беренче татар балалар операсының либретто авторы. Күп кенә шигырьләренә көйләр иҗат ителгән. Татарстан Республикасының атказанган  сәнгать эшлеклесе. М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты
                                       ФЛҮС ЛАТЫЙФИ
 
  Латыйпов Флүс Фатих улы (1943 – 2010). Мөслим. Алабуга педагогоия институты. Армия. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты. 1968 нче елдан Татарстан радиосында: мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе. 1985 нче елдан “Социалистик Татарстан” газетасына, тагын бер елдан “Казан утлары” журналына күчә. “Татарстан хәбәрләре” газетасында, “Татарстан” журналларында да эшләп ала. 1997 нче елда Ф.Латыйфи янәдән “Казан утлары” журналына әйләнеп кайта һәм шул ук вакыттан бирле журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

                                    МИЗХӘТ ХӘБИБУЛЛИН

 

 Гиндуллин Мизхәт Гиндулла улы (Мизхәт Хәбибуллин) (1940 – 1995). Бүләк.Үрәзмәт мәктәбен тәмамлагач,Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар курсында укый,  туган колхозында хисапчы, комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1966 нчы елда Түбән Кама шәһәренә килә һәм ГПТУ га укырга керә. 1968 нче елдан гомеренең соңгы көненә кадәр төзелештә газосварщик булып эшли.1987 нче елда “Туган йорт” исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.1992 нче елда  балалар өчен “Куян карый Кыямга” дигән шаян китабы дөнья күрә. Шул ук елда М. Хәбибуллин Татарстан язучылар берлегенә  кабул ителә.

                                       ФЛҮР БАҺАУТДИНОВ

 
     Баһаутдинов Флүр Нуретдин улы (1958). Иске Вәрәш. Мөслим урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. Үзбәкстанда тикшерүче. Әлмәт шәһәрендә прокурор. Татарстан республикасы прокуроры урынбасары. Казан шәһәре прокуроры. 5 ел дәвамында телевидениедән “Кеше һәм закон” тапшыруы алып бара. Казанда аның мәкаләләре, очерклары, повестьлары басылмаган газета яки журнал юктыр. 2004 нче елда Республика Конституция суды судьясы. Юридик фәннәр докторы. Профессор. Татарстанның атказанган юристы.

                                 ФАКИЛ САФИН (ӘМӘК)

 

   Сафин Факил Миңлемөхәммәт улы (1954). Әмәкәй. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәте. Комсомол оешмасы секретаре. Иске Карамалы мәдәният йорты директоры. Октябрь мәктәбендә укыта башлый. Тат. Бүләр мәктәбендә  директор. 1984 нче елдан Чаллы шәһәрендә. КамАЗның автомобильләр  җыю заводында  слесарь-җыючы, бригадир,  мастер.Казан дәүләт университетының  тарих-филология факультетын тәмамлый. Шәһәр мәктәпләрендә тарих укыта. Тукай районы мәгариф бүлегендә эшли. 1991 нче елда “Аргамак” журналына бүлек мөхәррире итеп чакырыла. Сәркатип. Чаллы педагогия колледжында әдәбият укыта. “Фән һәм  мәктәп” журналын оештыра. 2000 нче елда “Казан утлары” журналына  бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Кабат Чаллыга “Мәйдан” журналын җитәкләргә кайта. Зурлар өчен романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр балладалар, поэмалар иҗат итә. Балалар өчен дә актив эшли. Җыр текстлары, көйләр яза. Республикада үткәрелгән җыр бәйгеләренең фестивальләрнең  җиңүчесе, лауреаты.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр  лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара бүләкләр иясе. Филология фәннәре кандидаты. Балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” гәзитенең баш мөхәррире.

                    ЗАРИФ МӨЭМИНОВ (Әкиятче бабай)

 

   Мөэминев Зариф Латыйп улы (1893 – 1966). Теләнче (Октябрь). Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. 1939 – 1941 нче елларда  Казандагы татар теле һәм әдәбияты  фәнни – тикшеренү институтына 50 дән артык  халык әкияте текстлары җибәрә. Бик күп мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә укыта. Мәктәпләр төзетә. Гомумән алганда, авылда 17 ел укытучы булып эшли. Исеме татар энциклопедиясенә кертелгән.

“    Әкиятче бабай” Зариф Мөэминовның тууына 120 ел

Соңгы ике елда мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминовның биографиясен, иҗат мирасын барлау, һәм аны әдәби эшкәртү белән шөгыльләндем. Бүген бу эшнең беренче этабы тәмам, кулъязманы аерым китап итеп бастырып чыгару эшенә керешергә була. Китапны, автор үзе искәрткәнчә, «Маҗара» дип атадым һәм, чыннан да, әгәр китапка дөнья күрү насыйп булса, үзе бер могҗиза, искиткеч маҗара, гаҗәеп хәл.

                                       ФОАТ САДРИЕВ
 
  Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы (1941). Олы Чакмак. Колхозда эшли. Хуҗалык кибетендә сатучы – өйрәнчек. Авыл китапханәсе мөдире. Метеоролог. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту – консультация бүлеге җитәкчесе. Читтән торып Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый. 1972 – 1981 – “Авыл утлары” газетасының баш мөхәррире. 1981 – 1982 – Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык  Югары театр курслары. Ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе.Әлмәт Язучылар берлегенең, Ризаэтдин Фәхертдинов, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты.  “Бәхетсезләр бәхете” роман – трилогиясе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.2014 нче елда аңа Халык  Язучысы исеме бирелде. Мөслим районының Мактаулы гражданины.

                                 ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВА

 

Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызы (1951) Баек. Казанның 10 нчы интернат-мәктәбе. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты. Татарстан китап нәшрияты. Әлмәт шәһәрендә балалар бакчасы мөдире. Татарстан китап нәшрияты. Татарстан мәдәният министрлыгы. Татарстан дәүләт радиосы. 2002 нче елдан “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә радионың баш мөхәррире. Шәмсия  Җиһангирова – җырчы шагыйрә. Җырлары камил эшләнешләре белән генә түгел, тематик яктан да отышлы. 2001 нче елда  Президентның Мактау грамотасына лаек була. 2013 нче елда аңа Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшырыла. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

                                    ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА

 

   Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәтулла кызы (1947). Симәк. Актаныш районының Зөбәер авылында  сигезьеллык мәктәпне һәм Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Мамадыш шәһәрендә Пионерлар йорты директоры буларак башлый. Аннан соңгы хезмәт юллары: Казандагы китап кибетендә комплектлаучы, “Ялкын” журналында хезмәткәр, Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында  редактор, “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын”, “Мәгариф” журналларында  бүлек мөхәррире. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Казан педагогия көллиятендә укыта. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

                                              НАИС ГАМБӘР

 

   Гамбәров Наис Гыймран улы (1947 – 2005). Бүләк. Урта белемне Үрәзмәт урта мәктәбендә ала. Шигърият белән мәктәп елларында ук кызыксына башлый. Шагыйрь Рәдиф Гаташның шул мәктәпкә  практика үтәргә килүе Наискә дә тәэсир итми калмый, билгеле. Хезмәт юлын  районда чыга торган  “Авыл утлары” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып башлап җибәрә. Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Татарстан китап нәшриятында  редактор, “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире, әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

                                          АСИЯ МИНҺАҖЕВА

 

   Минһаҗева Асия Миръякут кызы ( 1952). Метрәй. 1972 нче елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Югары белем алганнан соң, туган районы мәктәпләрендә укыта. Соңрак, Казан шәһәренә килеп, “Казан утлары” журналы редакциясендә һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Хәзерге көндә Казанда яши. Кызы - Йолдыз Миңнуллина – танылып килүче шагыйрә һәм публицист, “Ялкын” журналының баш мөхәррире

                                        ЛӘБИБ ЛЕРОН

 
    Леронов Лемон Лерон улы (1961). Түреш. Актаныш районындагы Киров  урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында белем ала. Аннан соң берничә ел  “Яшь ленинчы” гәзите редакциясендә эшли. СССР Литфондының Татарстан бүлеге директоры булып тора. Казан телестудиясендә редактор вазифасын башкара. “Салават күпере” журналында бүлек мөдире. Шагыйрь әдәбиятның төрле жанрларында эшли. Ул балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр яза, өлкәннәр өчен  лирик шигырьләр, драма әсәрләре, эпиграммалар иҗат  итә. Муса Җәлил, Шәйхи Маннур,  Абдулла Алиш, Фатих Хөсни исемендәге  премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

                                  ИЛҮСӘ НӘБИУЛЛИНА

 

    Нәбиуллина Илүсә Салих кызы (1958). Баек. Туган авылында урта белем алгач, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Юллама белән Әлмәт шәһәренә эшкә җибәрелә, балалар бакчасында тәрбияче, “Әлмәт таңнары” газетасында бүлек мөдире булып эшли. Шул ук вакытта “Татар радиосы” нда хезмәттәшлек итә. Татарстан Журналистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.  2010 нчы елдан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли.

 

                                    ФӘРИТ ГЫЙЛЬМИ

 
   Гыйльметдинов Фәрит Гыйльметдин улы (1947 – 1993). Иске Үрәзмәт. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1970 – 1972 нче елларда Тарих һәм культура истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы секретарь булып эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1 нче номерлы Әлмәт урта мәктәбендә тарих һәм әдәбият укыта. 1978 –  1983 нче елларда Әлмәт электр насослары заводында хезмәтне фәнчә оештыру  бюросының начальнигы булып эшли. “Урсай тау итәгендә”, “Елганың борылган төшендә” дигән ике повесте белән СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

                                        ӘХМӘТ ДУСАЙЛЫ

 
   Хәмәдишин Әхмәтҗан Хәсән улы (1949). Дусай. Күбәк урта мәктәбендә укыганда ук аның шигырьләре “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре”, Мөслимдә чыга торган “Авыл утлары” газеталарында күренә башлый. 1964 нче елда бер шигыре “Вьетнамны яклап” дип исемләнгән күмәк җыентыкка кертелә. 1992 нче елда  “КамАЗ” нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган мөстәкыйль китабы басылып чыга. 1994 нче елда Әхмәт Дусайлы бер төркем Чаллы журналистлары белән берлектә “Хәерле иртә” исемле газета һәм тагын бер елдан хосусый нәшрият оештыра. Әлеге нәшриятта 2000 нче елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә. Әхмәт Дусайлы тарафыннан йөзләгән язучының  сайты барлыкка китерелде. Аның бу хезмәте Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан бик уңай яктан билгеләп үтелде. Ул “Белем җәүһәрләре” Халыкара интернет – проектлар бәйгесе лауреаты (2010).

                                   ЗӨФӘР ДӘҮЛӘТОВ

 
   Дәүләтов Зөфәр Мирхәйдәр улы (1953) Яңа Сәфәр. Баек авылында  сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөслимдә һөнәри-техник училищеда укый. Армиядән соң Уфа шәһәрендә Башкорт биохимия комбинатында эшли. Уфа электр-механика  техникумын кызыл дипломга тәмамлый. Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Ташкент политехника  институтының төзелеш факультетында югары белем ала.1995 нче елдан Әлмәт шәһәрендә төпләнеп, Архитектура-проектлау бюросында  инженер-проектчы, шәһәр хакимиятенең төзелеш идарәсендә инженер-куратор, “Татойлгаз” ябык акционерлык ширкәтендә техник бүлекне җитәкли. 2002 – 2010 нчы елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе. Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

                                     ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН

 
Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы (1947). Яңа Сәет. 1952 нче елда күрше Мари Бүләр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли. Ташкентта: тимер юл техникумын тәмамлый, төзүче-мастер, ГЭС лар төзи, 1966 нчы елда җир тетрәгәннән соң җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. 1968 нче елдан – Түбән Камада мастер, прораб, участок башлыгы, өлкән инженер. Ун елдан артык Менделеев шәһәрен һәм андагы ашламалар заводын төзүдә эшли. Мәкаләләр, очерклар яза, драматургия өлкәсендә көчен сынап карый.Бүгенге көндә язучының 12 проза китабы, дистәгә якын пьесасы бар. Драма әсәрләре Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай халык театрлары тарафыннан сәхнәгә куела.Ф. Абдуллин әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2008 нче елда Татарстан Республикасының”Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. “Кама таңнары” әдәби берләшмә җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.(2012)
 

                                    МӨҖӘҺИТ ӘХМӘТҖАНОВ

 

    Мин 1950 нче елның 15 нче декабрендә (паспорттагыча, ә чынлыкта 15 нче ноябрендә) Мөслим районы, Түреш авылында туганмын. 1968 нче елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алдым. Үз теләгем белән Ерак Көнчыгышта 2 ел хәрби хезмәттә булдым. Аннан соң 6 ел дәвамында район комсомол, партия комитетларында эшләдем. 1982 нче елдан Мөслим урта мәктәбенә директор итеп билгеләндем. 1995 нче елга кадәр шул вазифаны алып бардым. Мәгариф өлкәсендәге казанышларым өчен “Халык мәгарифе отличнигы”, 2001 нче елда “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы” дигән исемнәргә лаек булдым, югары квалификацион категориягә ия. 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 нче елда “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелдем. Абдулла Алиш (2010), Саҗидә Сөләйманова (2012)  исемендәге премияләр лауреаты. Мөслим районының Мактаулы гражданины. Ике дистәдән артык китабым дөнья күрде.

 
 
Мөслим әдипләре хакында тулырак мәгълумат Мөҗәһит Әхмәҗәновның шәхси сайтыннан алынды
                                                ЛИЛИЯ САДРИЕВА
 
    Садриева Лилия Яссир кызы (1962). Дусай. Баек урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлар әзерли торган бүлегендә укый. Баек авылында мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе. “Авыл утлары” газетасында корреспондент. Мөслим мәдәният бүлеге белгече.  
   Үзәкләштерелгән китапханә директоры. Бөтендөнья татар конгрессының Мөслим җирле оешмасы җитәкчесе. Үзе дә шигырьләр, җыр текстлары, сценарийлар яза. 2007 нче елдан “Зөлфәт” исемендәге яшь иҗатчылар клубы белән җитәкчелек итә.  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.