Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию
Әдәби сәхифә

Без - Мөслимнәр.

 

                                  Шәмсия Жиһагирова сузләре
                                     Вил Усманов музыкасы
.


 1)Без бу жирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек белән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнен узе төсле без!

 

                Кушымта:


Без – Мөслимнәр!
 Димәк, чын кешеләр,
 Жир кадерен белгән игенчеләр,
 Жир шаулатып жырлап- биючеләр,
 Ихлас елмаючы- көлүчеләр,
 Янып-көеп сөя белүчеләр.
 Түгел ләкин һич тә мескеннәр!

 Чөнки без сон кемнәр? Мөслимнәр!


2)Без кемлекне жирдә әйткэн чакта
 Безнең өчен тыныч бул, Мөслим!
 Горур килеш һәм гел данлы килеш
 Яңгырар да торыр бу исем!


                 Кушымта.

 


                    Ык буйлары.


                                          Г. Зәйнашева сузләре
                                            Э. Бакирова музыкасы


     Бик сагындым Ык буйларын,
     Ашыгып аккан суларын;
     Ык сулары басар төсле
     Йөрәгем ярсуларын.
     Йөрер идем тугаенда,
     Кайтсам Ык буйларына.
     Гел минем уйларымда.
     Зәңгәр күктән очкан кошлар
     Ыкка китәрдер кебек;
     Алсу йөзем, нечкә билем
     Сагынып көтәдер кебек.

 

 

                Мөслим.

                                     Халык жыры.


  Уралып,уралып ага
  Мөслимнең Ык сулары.
  Шул суларда йөзеп үсә
  Эшчән, матур кызлары.
  Ал, зәңгәр чәчәкләр җыйдым
  Мәслим су буйларыннан.
  Туган илем, үскән җирем,
  Чыкмыйсың уйларымнан.

 

 

 


                Мөслим тугайлары.


                            С.Садыйкова сүзләре, музыкасы.

 

 Ык буйлары, тугайлары
 Бормалары юллар гына…
 Кайчан кайтып баш  куярмын
 Шәфкатьле кулларына.


                 Кушымта:


 Аккошлар очып килә
 Ык буена камышка.
 Ык буеның бер чибәре
 Салды мине сагышка.

 Әйләнәм мин яшьлегемдә
 Бергә йөргән эзләрдә.
 Кем сокланмас Мөслимнәрдә
Туып – үскән гүзәлгә.


                 Кушымта.


 Аккошлардай сагынып кайтам
 Ык тугайларына.
 Макталып жырлар жырлана
 Мөслим уңганнарына.

 

 Азга гына синнән  аерылсам да,
 Назсыз калган ятим төсле мин;
 Карлы кышның жылы язлар кебек,
 Туган ягым, газиз Мөслимем.

 

Мөслимем – гүзәл илем.


                                         Л.Садриева сүзләре
                                             Г.Сәйфуллин музыкасы.


Иркә таулар итәгендә

Мөслимем- гүзәл илем.
Туган туфрагымда сулмас
Бер гөлең булыр идем.


                Кушымта:


Үткән һәм киләчәгем,
Бэхетем синдә, Мөслимем.
Туган якны данлап сайрар
Бер моңлы кошың бит мин.
Күңелемне назлап туймый
Синең изге исемең.
Гүзәллеген аңлатырдай
Сүзләр эзлим, Мөслимем.

Ык суларының жанга шифа,
Шифалы чишмәләрен.
Жаным яралган илемне
Мин ташлап китәлмәмен
.

 

                           Кушымта.

 

Якты, назлы моңга төреп,
Яңгыратыйк исемен.
Игелекле әнкәм минем,
И сөекле Мөслимем.

  
Әйләнәм мин яшьлегемдә
Бергә йөргән эзләрдә.
Кем сокланмас Мөслимнәрдә

Туып-үскән гүзәлгә.

            


                  Сагыну.

 

                                   М. Яруллин сүзләре
                                      М.Шабаев музыкасы.


Бала кошлар оя ташлый
Үскәч канатлары.
Китәм- иркен урамнарның
Озатып карап калыр.


            Кушымта:


Ах, Мөслим, инде нишлим,
Сагынырмын ич мин.

Яхшылыкларынны, Мөслим,
Оныта алмам ич мин.

Әнкәм булыр, яулык болгап,
Хәерле юл телә.
Тынгы белмәс улларыңа

Аерылу көне килә.


            Кушымта.

 

Яшькелт Ыкка һәрвакытта

Ашкына акчарлаклар.
Мин дә сиңа ашкынырмын,
Онытылмый туган яклар.


           Кушымта.

 

Ашкынырмын, талпынырмын,

Кайтырмын, газиз җирем.
Син мине назлап үстердең,
Син миңа канат бирдең.


           Кушымта,

 

 


              Яшик әле Мөслимдә 


                               Мөҗәһит Әхмәтҗәнов сүзләре


Ташлап киттеләр Мөслимне
Ил чакырган чакларда.
Күпләре ятып та калды
Күз күрмәгән якларда.
Ташлап киттеләр Мөслимне
Халык дошманы булып.
Бик сирәге кайтты кире
Таш капчыктан котылып.
Ташлап качтылар Мөслимне
Хәтта паспортсызлар да.
Җиңелерәк булды качу
Пешеп җиткән кызларга.
Ташлап качалар бүген дә
Әзмәвердәй ир – атлар.
Ярсу җанны тоталмый шул
Оҗмахтай туган яклар.
Ташлап качалар дистәләп,
Ташлап качалар йөзләп.
Йөри алар кызлар күзләп,
Йөри бәхет, мал эзләп.
Әй Туган җир,бәхетемнең
Тамыры бары синдә.
Туар көннәргә куанып
Яшик әле гади генә
Үзебезнең Мөслимдә.

 
  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.