Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию

Мөслим символикасы

 

Яшел туры почмаклы 2:3 киңлектәге тукыма, аскы өлеше зәңгәр; төп өлешне ак дулкынлы сызык бүлеп тора. Тукыма уртасында сары, кара, алтын төсле киемнәр кигән курайда уйнаучы көтүче егет; кыр-кырларында – сары-алтын төсләрдәге ук һәм сөңге очлары куелган.

Символиканың нигезләмәсе:

Флаг районның тарихы, сәнгатен һәм табигатен исәпкә алып төзелгән.

Төп сурәт – егет - ул яшьлек, яңалык, алга баруны, матурлыкка омтылуны гәүдәләндерә, шулай ук район үсешенең югары потенциалын күрсәтә.

Татар халкының милли киеме һәм музыкаль инструменты (курай) төбәкнең тарихи-сәнгати үзенчәлекләрен, күпләп татар милләтеннән булган халык яшәгәнлеген ассызыклый.

Сөңге очлыклары - халыкның үз-үзе өчен каршы тора алуын, районыбызның бай тарихын, милли мирасын, табигый үзенчәлекләрен күрсәтә. Мөслим җире файдалы казылмаларга бай, алар арасында элек-электэн бакырга күбрәк игътибар бирелгән. Бабаларыбыз бакырдан ук, сөңге очларын, шулай ук төрле корал һәм көнкүреш җиһазларын җитештергәннәр.Алар бүгенге көнгә кадәр районның тарихи археологик табылдыклары һәм байлыклары булып санала.

Көмеш белән йөгертелгән зәңгәр дулкын- районның табигый байлыкларын - Оренбург өлкәсеннән башлангыч алган Ык исемле чиста сулы, матур елганы яктырта. Ык елгасы Баулы, Азнакай районнары аша агып, Мөслим районын ике өлешкә бүлә һәм бөтен тирә-юньгә тормыш сулышы өрә.

Яшел төс - авыл хуҗалыгы, уңыш, табигать, тормыш символы.

Зәңгәр төс - чисталык, намуслылык, рухи байлык.

Сары (алтын) төс - байлык, уңыш, җылылык, хөрмәт, кояш энергиясе, интеллект төсе.

Флаг Татарстан Республикасы Президенты Геральдика советы берлеге һәм Россия геральдистлар союзы тарафыннан эшләнде.

Авторлык группасы:

Рамиль Хайретдинов (Казан)

Радик Салихов (Казан)

Илнур Миңнуллин (Казан)

Константин Мочёнов (Химки)

Кирилл Переходенко (Конаково)

Оксана Афанасьева (Мәскәү)

Флаг 2006 елның 22 нояберендә Мөслим муниципаль районының XI сессиясе карары нигезендә расланды.

  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.