Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию
Мөслим...

    Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, Ык елгасы буена урнашкан. Төньяктан Актаныш, төньяк-көнбатыштан Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә. Мәйданы 1466,2 кв. м.
Урман фонды — 27154 гектар, су фонды 718 гектар мәйданны алып тора. Сазлыкларның гомуми мәйданы 396 гектар.
   Районыбыз талантларга бай. Җирлегебездә туып, аның бәрәкәтле туфрагыннан, матур табигатеннән көч, иҗатка илһам алган күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, илдә танылган зур җитәкчеләр Мөслимне данлы итәләр. Мөслим җире Л. Шәрифуллин, X. Габдуллин, М.Баширов, Г.Гәрәев, Ф. Мусин, В.Гайфуллин, Р.Шәймәрдәнов, М.Вәлитов, Р.Ганиев, Д. Галләмова, Р.Мөхәммәтҗанов, Б.Тимеркәев, А.Галләмов, Р. Шәйхелисламов, Д.Заһидуллина һәм башка күп кадрлар Татарстанда һәм мәмләкәтебездә танылган фән докторларын, кандидатларын бирде. 
   Ык буенда, Мөслим ягында туып-үскән, иҗат өчен илһамын шуннан алган якташлырыбыз арасында бик күп язучылар, шагыйрьләр, артистлар бар. Танылган җырчы, якташыбыз Зифа Басыйрованың кабатланмас үзенчәлекле җырларын тыңлап кемнәр генә сокланмаган! 
   Шагыйрьләрдән Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов, Шәмсия Җиһангирова, Асия Минһаҗева, прозаиклар Фәрит Гыйльми, Флүс Латыйпов, Факил Әмәк, драматург Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, артистлар Наил Әюпов, Рөстәм Сәрвәров, Зөфәр Харисов, композитор Котдус Хөснуллинның иҗади уңышларына якташлары сөенәләр.
   Төрле елларда район белән җитәкчелек иткән партия райкомының беренче секретарьләре һәм хакимият башлыклары: Ш.Ф.Фәррахов, Х.Б.Баев, Г.С.Семенов, Ш.Р.Шакиров, Х.Г. Галиев, Х.Х.Хәйруллин, Г.Ш. Исмәгыйлев, Ф.Т.Әминов, В.Б.Биктимеров, Ф.С.Сазонова, 

С.И.Искәндәров 1948-1957,

М.Ш.Хөсәенов 1957-1961, 

Г.Ш.Вәлиев 1961-1963, 

Р.Х.Хәбибуллин 1965-1985, 

Җ.З.Вәлиуллин --1985-1990, 

Г.Х.Хафизов 1990-1994, 

Р.М.Шәрипов - 1994-2001,  

Р.Р.Хәбипов — 2001 -2013,

 2013 елдан башлап Р.Х.Муллин җитәкчелек итә.

Район үзәге:  Мөслим
Территориясе: 1464,30 кв. км
Халык саны: 21,043 мең. кеше
Координатлары: 55°17'57'' с.ш.
                                53°11'45'' в.д. 
  Почта  индексы:  423970 
Телефон  коды:  885556
Автомобиль  коды: 16, 116 
  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.