Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию
Мөслим районының Мактаулы гражданнары
  1.  Шәймиев Минтимер Шәрип улы –Татарстан Республикасының 1 нче Президенты, дәүләт киңәшчесе.
  2.  Маннанов Илдар Маннап улы – Советлар Союзы Герое (Бүләк авылы).
  3.  Сәлахов Мирхаҗиян Сәлах улы – РСФСРның һәм Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы, хезмәт ветераны.
  4.  Исламов Зәкиҗан Ислам улы – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны (Күбәк авылы).
  5.  Галимов Энгель Сабир улы – Татарстан Республикасының атказанган агрономы, хезмәт ветераны (Мөслим авылы).
  6.  Юнысов Рафаэль Сөләйман улы – “Чаллы икмәге” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (Мәллә Тамак авылы).
  7.  Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы, балалар шагыйре, А.Алиш , С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.
  8.  Садриев Фоат Миннәхмәт улы – язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
  9.  Җиһангирова Шәмсия Гәтуф кызы – шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Яңа гасыр” ачык типтагы акционерлар җәмгыяте телерадио компаниясе баш редакторы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе.
  10.  Вәлиев Салихҗан Газиз улы – Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы, хезмәт ветераны.
  11.  Хәбипов Ришат Рәшит улы – Мөслим муниципаль район башлыгы.
  12.  Хәбиров Рәшит – Алабуга  “Агропром юл төзү” ААҖ генераль директоры.2014.
  13.  Крымова Лидия Васильевна – район үзәк хастаханәсе хирургы, ТР ның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы. 2014.
  14.  Шәрипов Рөстәм Мирзагали улы -“Туган як – Родные края” агрофирмасы  җитәкчесе (2004 – 2014), Мөслим районы партия комитетының 1 нче секретаре (1994 – 2004) 17.12.2014.көнне аңа шушы мактаулы исем бирелде.
  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.