Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию

Сәнгать йолдызлары

                                                                        

Зифа Басыйрова 1910 нчы елда Мөслим районы Мөслим авылында туган. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 20 елга якын  Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында эшли. 1956 нчы елдан  татар дәүләт филармониясенә күчә. Җыр сәнгатендә ирешкән уңышлары өчен ике мәртәбә “Почет Билгесе” ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 1979 нчы елда вафат була.

                                                                      

Әхмәтҗанов Васил Миркасим улы 1933 нче елда Түреш авылында туа. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Анда музыка грамотасына өйрәнә. Шигырьләр иҗат итә. Драмтүгәрәк җитәкчесе. Үзешчән композиторлар союзына кабул ителә. Мәскәү университетының музыка факультетын читтән торып тәмамлый. Бик күп җырлар иҗат итә. Күбәк урта мәктәбендә, Иске Карамалы  мәдәният йортында эшли . Озак еллар пропагандист, комсомол оешмасе секретаре вазифаларын башкара, колхозның гомуми стена газетасының редакторы, фәнни һәм политик белемнәр тарату җәмгыятенең Иске Карамалы авыл группасының бюро рәисе. Халык мәгарифе отличнигы. 1976 нчы елның 7 нче гыйнваренда вафат булды.
                                                                             
Наил Галимулла улы  Әюпов 1936 нчы елда Мөслим районы Түреш авылында туа. 1962 нче елдан С.Шәкүров оештырган театр училищесында укый башлый. Наил укыган курсның җитәкчесе — Камал театры режиссеры Ш.Сарымсаков була. Училищедан соң  ук аны театрга эшкә кабул итәләр. Н.Әюпов “Зәңгәр шәл”дәге Булат ролен 18 ел дәвамында уйный. “Сүнгән йолдызлар” дагы Исмәгыйль ролен дә 20 елга якын үзе башкара. Театрга кадәр үк спорт мастеры булган Наил Әюпов Татарстанның  халык, Россиянең атказанган исемнәрен ала.
Салихов Әдип Әхмәтсафа улы. 1929 — 2010. Актаныш районы Чәчер авылы.1930 нчы елда Мөслим районына күчеп киләләр.Әтисе Әхмәтсафа  башта Мөслим, аннан соң Яңа Усы мәктәбендә укыта.Ул Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган укытучысы.Әдип кечкенәдән үк  бик тырыш, сәләтле бала була.Әдәбиятны, сәнгатьне бик ярата. Үзлегеннән төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә, рәсемнәр ясый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында укып, югары белем ала. Тын океан хәрби диңгез флотында армия хезмәтен үти. Усы, Горбуновка, Мөслим урта мәктәпләрендә укыта. 40 елга якын район мәгариф бүлегендә инспектор вазифасын башкара. РСФСР мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәренә лаек була.Укытучы кыз Әнисәгә өйләнеп, 2 кыз үстерәләр һәм аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына озаталар.Әдип Салихов гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзешчән сәнгатьтә катнашты. Күп тапкырлар лауреат, дипломант исемнәренә, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.
  Әдип Салихов
 Наил  Әюпов

   Васил Әхмәтҗанов 

Зифа  Басыйрова

Халидә Спиридонова
Уразаева Халидә Әхмәтзыя кызы (1939 — 2010). Сарман районы Өчиле — Саклау авылы. Теләнче Тамак авылында Илһам Шакиров белән бер мәктәптә укый. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. 1958 нче елда  эшкә Мөслимгә җибәрелә.Бик матур җырлаганы өчен, халык аңа «Мөслим сандугачы» дип исем бирә. 1968 — 1977 нче елларда район мәдәният йорты директоры була.1977 — 1987 нче елларда район мәдәният бүлеген җитәкли. Академик хор оештыра. Мөслимлеләр 1973 нче елда Мәскәүдә Кремльдә Съездлар сараенда башлап җырлаучы Халидә Уразаева булган  хор коллективы белән чыгыш ясыйлар. 1971 нче елда Халидә Уразаевага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», 1975 нче елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре»  дигән исемнәр бирелә. 2004 нче елда аңа республиканың «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән масус билгесе тапшырыла.Халидә Спиридонованың тормыш иптәше Федор Спиридонов — «СССР киночелтәре отличнигы» исеменә лаек булды.
Гаяз Авзалов
Авзалов Гаяз Шәрәфетдин улы (1938 — 1987). Сарман районы Рангазар авылы. Яшьлек еллары Мөслим районы Баланны авылында үтә. 1967 — 1977 — Мөслим районы мәдәният бүлеге мөдире. 1977 нче елдан юл төзү оешмасы начальнигы. Татарстан радио фондында байтак кына җырлары саклана. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Мөслимдәге бер урам Гаяз Авзалов исемен йөртә.
  Илисәй Имамов
Имамов Илисәй Имам улы.(1932) Баланны. Шофер, хисапчы,токарь, сварщик, умартачы.Казанда һәм Мәскәүдә халык иҗаты күргәзмәләрендә катнашып, халык ихтирамын яулады. Ике мәртәбә лауреат дипломнарына лаек булды. Таштан куелган карт сыны Мәскәүдә узган күргәзмәдә катнашып, дипломга лаек булды. И.Имамов читтән торып Мәскәүдәге халык сәнгате университетын тәмамлый. Туган авылында  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл иҗат итә.Шундый ук һәйкәлне ул күрше Михайловка авылында да ясый.
Роза Низамова
Низамова Роза Нәгыйм кызы (1947) Әмәкәй. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Мөслимдәге үзәкләштерелгән китапханәдә эшли. Мөслим урта мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыта.Укучылар белән драмтүгәрәк оештыра. Күп кенә конкурсларда катнашып, лауреат исеменә лаек була. Ул районда нәфис сүз остасы буларак танылу алды. Татарстанның атказанган укытучысы. Соңгы елларда нәфис чигү белән шөгыльләнә һәм күргәзмәләр оештыра.
  Зөфәр Харисов
Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Харисов Зөфәр Назыйм улы 1956 нчы елда Түбән Табын авылында туа. Казан мәдәният институтының театр иҗаты факультетында укый. Әлмәт театр труппасы. Армия хезмәте. БАМ төзелеше. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында 1981 нче елдан эшли. 1999 нчы елда театр сәхнәсендә артист җырчы буларак үз концертын да куя.
  Рөстәм Сәрвәров
Сәрвәров Рөстәм Мөхәммәтдин улы 1960 нчы елда Ташлыяр авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килә һәм радиотехника техникумына укырга керә. Казан музыка училищесының  халык бүлеген тәмамлый. 80 нче еллар азагында «Казан кызы» дигән вокал — инструменталь ансамбль оештыра. Хәзерге вакытта  ”Аксу” тавыш яздыру студиясен җитәкли. Җырлар иҗат итә һәм үзе үк  башкара да.
  Фәнис Абдуллин
Абдуллин Фәнис Гыйлем улы (1948). Яңа Сәет. 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, авылда эшкә кала һәм кичке урта мәктәпне бетерә. «Урожай» колхозында  комсомол оешмасы секретаре  вазифаларын башкара. Алабуга культура — агарту училищесының оркестр бүлеген тәмамлый. 1973 нче елда Мөслим мәдәният йортына баянчы булып эшкә кайта. 1986 нчы елда «Мөслим тугайлары» исемендәге фольклор ансамбле оештыра. Ансамбльгә ул өлкән яшьтәгеләрне дә, яшьләрне дә тарта. 1990 нчы елда Әзербайҗанның Баку шәһәрендә үткәрелгән фольклор ансамбльләренең Бөтендөнья фестивалендә катнашып, ансамбль лауреат исеме алды. «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле Татарстанның һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бик матур чыгышлар ясый. Фәнис Абдуллин — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.