Создать сайт на a5.ru
Более 400 шаблонов
Простой редактор
Приступить к созданию

 Гыймазетдин Вәҗетдин улы Вәҗетдинов (1907 -1940). Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. Бу исемне ул акфиннәргә каршы сугышта Татарстан уллары арасыннан беренче булып ала.

   Советлар Союзы Геройлары 

 Днепров Петр Алексей улы (1919 – 1974). Мөслим районы Островка авылында туган. Киев шәһәрендә җирләнгән.

Илдар Маннан улы Маннанов (1921 – 2010). Мөслим районы Бүләк авылында туган. Чаллы шәһәрендә яшәп вафат булды.

Бәдыйк Мөхәммәтсалих улы Салихов (1910 – 1956). Өч Дан ордены кавалеры. Теләнче(Октябрь) авылында туган, Дусайда яшәгән һәм колхоз рәисе булып эшләгән

Социалистик төзелеш Герое

 

Гайров Миңнехан Мөхәммәтҗан улы

   Гайров Миңнехан Мөхәммәтҗан улы  (1889 – 1972) Күбәк. Элекке батрак, Себер шахталары, патша армиясендә хезмәт итү , беренче империалистик сугыш фронтындагы бәрелешләр, Октябрь революциясеннән соң туган якларга әйләнеп кайтып, Минзәлә хәрби комиссариатын оештыруда катнашу,  байларның җирләрен ярлыларга бүлеп бирү эшләрендә башлап йөрү….1930 нчы елда ” Кызыл сабанчы” колхозын оештырып, аның рәисе була.Зур уңышларга ирешә. 1933 нче елда  Татарстанның партия өлкә комитеты  карары нигезендә республиканың иң яхшы  колхозлары билгеләнә.  Алар турында 1934 нче елда  “Татарстанның иң алдынгы 30 колхозы” исемле китап басылып чыга. Ул исемлеккә “Кызыл сабанчы” колхозы да керә. Татарстан АССРның Үзәк Башкарма комитеты тарафыннан  Миңнехан Гайровка социалистик төзелеш Герое дигән мактаулы исем бирелә.

“Герои труда Татарии” 1920 – 1938 гг. Документальные очерки. Казань. Татарское книжное  издательство. 1974год.

Фәтхуллин Мидхәт

   Фәтхуллин Мидхәт Гомәр улы (1920 – 1993) Ташлыяр.   Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт ага үзенең хезмәт юлын 1946 нчы елдан  Мөслим урта мәктәбе белән бәйли.1946 – 1980 нче елларда хәрби әзерлек дәресләре укыта. Хәрби – патриотик смотрларда актив катнашып, республика буенча алдынгы урыннар ала. Ике Кызыл Йолдыз ордены, 1 нче дәрәҗә  Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә. “Азимут” исемле яшь эзтабарлар экспедициясе әгъзалары белән озак еллар дәвамында фронтта хәбәрсез югалган якташларыбызны эзләп, тарих битләрендәге  ак тапларны ачыклауда зур эш башкара.200 дә артык якташ фронтовикларның сугышчан биографиясен булдыра. Мөслим авылындагы бер урам аның исемен йөртә.

  Мөслимем - гүзәл җирем  
 Без бу җирдә бары Мөслимнеке!
 Шул мөслимлек бeлән көчле без.
 Кеше хакын хаклый белгән өчен
 Дөреслекнең үзе төсле без!      
                   

 
© Мөслим гимназиясе укучылары сайты. 2015-2017.